“Игенче” җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында исәп буенча унсигезенче механизаторлар бәйгесе узды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев кулындагы коралдан атылган яшел ракета тракторларга старт бирде.
Берничә ел элек “Сабанчылар бәйгесе” дип аталган чара быел да районның иң яхшы механизаторларын үзенә дәште. Анда “Тимербаев”, “Вәлиева”, “Әхмәтшина”, “Гәрәев” кебек зур булмаган крестьян-фермерлык хуҗалыкларыннан да игенчеләр катнашуы аеруча күңелле булды. Әмма арада әлеге бәйгегә битарафлык күрсәтүчеләр дә табылды, шул рәвешле алар үз эшчеләрен осталыкларын күрсәтүдән мәхрүм иттеләр. Ярыш мәйданына исән-сау килеп җиткән катнашучыларның берсе аздан гына сафтан чыкмый калды. Бөгелмә аграр көллиятенең Ютазы филиалы укучысы Дияз Вилданов “иярләгән” 1981 елгы ДТ-75 тракторының һич уйламаган җирдән “көе” китте һәм старт сызыгын узудан “баш тартты”. Әмма көллият директоры җитәкчелегендәге мастерлар югалып калмадылар, тиз генә запас часть алып килделәр һәм тракторны “ушына” китерделәр.
Әйтик, чылбырлы тракторларда җир эшкәрткән механизаторлардан беренче урынны “АгроМир” ҖЧҖдан Әнвәр Галимов, икенче урынны “Таң” ҖЧҖдан Фирданис Гәрәев яулады. Ә менә тракторы “көйсезләнү” аркасында аздан гына бәйгедән мәхрүм булмаган Д. Вилданов исә хезмәттәшләрен куып җитеп кенә калмады, мактаулы өченче урынга да чыкты. Көпчәкле тракторларда туфрак эшкәртүчеләр арасында “Нәбиуллин” КФХдан Мансур Насыйров иң зур баллны җыйды. “Гәрәев” КФХдан Дамир Гәрәев икенче булса, “Вафауллин” КФХдан Сергей Винокуров өченче урынга лаек булды. “Туфракның өске катламын эшкәртү” номинациясендә иң яхшы нәтиҗәне “АгроМир” җәмгыятеннән Рәфис Насыйров күрсәтте. Аңардан баллары белән азга гына калышкан “Игенче” җәмгыяте механизаторы Ленар Әхмәдиев икенче булды. Өченче урынга “Уңыш” җәмгыятеннән Фәнил Мәҗитов чыкты.