"Электросоединитель"АҖ хезмәт коллективы белән очрашу

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Ютазы районы җитәкчелеге тарафыннан халык һәм хезмәт коллективлары белән тормыш тәэмин итү мәсьәләләре буенча очрашулар үткәрү эше дәвам итә.

 

Бүген Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин "Электросоединитель"АҖ хезмәт коллективы белән очрашты.

 

Хезмәт коллективына визит ел нәтиҗәләренә, үзара салым программасына, инфраструктураны үстерүгә багышланган иде.

 

Әлеге очрашулар район халкының ихтыяҗларын ачыкларга, аларның теләкләренә вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирә.

 

Предприятие хезмәткәрләреннән, район башлыгы компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча хакимият җитәкчелегенә нинди дә булса мөрәҗәгатьләр булмады.

Очрашуны тәмамлап, район башлыгы Аяз Шәфигуллин предприятие алдынгыларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм "Ютазы районының 30 еллыгына" медален тапшырды.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International