Кәрәкәшлеләргә , Сабантуй кунакларына мөрәҗәгать итеп, ни өчен күрсәтмә Сабантуй нәкъ менә монда узганына Рөстәм Нуриев аңлатма биреп үтте.
Тантаналы өлештән соң традиция буенча Сабантуй уеннары һәм ярышлары башланды. Беренчеләрдән булып ат ярышлары старт алды. Быел әлеге ярышта 11 чабышкы һәм жокей катнашты. Алар Кәрәкәшленең үзеннән, “Сәүбанов” КФХ, “АгроМир” ҖЧҖ һәм ике чабышкы – күрше Азнакайдан. Сүз дә юк, бик матур күренеш – берсен-берсе куа-куа җилдәй җитез атлар (унбер аттан икесе генә айгырлар), аларның тояк тавышы, җилдә уйнаган яллары онытылырлык түгел. Әмма карап торучылар өчен берникадәр куркыныч та. Ни өченме? Инде финишка җитәрәк бер ат чабыш юлыннан чыгып тамашаны карап торучылар өстенә килеп керде. Бәхеткә каршы җәрәхәтләрсез үтте. Беркем дә чип-чиста Фейринг кушаматлы айгырның (“Сәүбанов” КФХ) беренче киләчәгенә шикләнмәде. Финиш сызыгын икенче кисүче Мойра кушаматлы бия булды (Азнакай районы 1 Май авылы). Ә өченче булып Оля кушаматлы бия килде (“АгроМир” ҖЧҖ). Әлбәттә инде, айгырның әзерлекле булуы монда соңгы роль уйнамый. Һәм барлык призерлар да үз бүләкләрен алдылар. Калган катнашучылар шулай ук кызыксындыргыч бүләкләргә ия булдылар.
Шушы урында Сабантуй узган мәйданның ни өчен тарихи яктан олы мәгънәгә ия булуын аңлатып китәсе килә. Әлеге урын халык телендә “Патша юлы” дип йөртелә, икенче төрле аны “Екатерина юлы” дип тә йөртәләр. Кайберәүләр Бәйрәкә авылындагы “Екатерина” күпере белән бәйләнеш барлыгын сизәр. Бу нәкъ шулай, әлеге юл элек-электән күрше авылга алып барган, алар белән кәрәкәшлеләр гомер-гомергә дус-тату яшәгәннәр. “Екатерина” юлының кайбер өлеше – шул ук технологияләр буенча салынган, ә бәлки, шул ук эшчеләр салгандыр – бу урында бары 10 метр гына сакланган. Менә шул юл халыкны Сабантуй мәйданына алып килде дә инде. Ә мәйданда район мәдәният йорты артистларының шаян җырлары һәм “Ютазы йолдызлары” халык-бию ансамбле кызларының дәртле биюләре һәркемне дәртләндереп торды. Авыш һәм туры баганага менүчеләр дә, йөгерүчеләр дә, баганада көчләрен сынап караучылар да үз бүләкләрен алдылар. Кызганычка каршы, газетаның һәр җиңүченең исемен атарга мөмкинлеге юк, ә алар аз түгел иде. Шуңа күрә газета сайтыннан фотоларны карый аласыз.