2022 елда ул төп категория гражданнар өчен 500 сум тәшкил итәчәк.
Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгатуллина билгеләп үткәнчә, акча авыл җирлеген ихаталауга һәм башка төзекләндерү эшләренә тотылачак. Залга килгәндә, Акбаш халкы канәгатьсезлек белдерде:
- Ни өчен Еновка территориясендә эшләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре юлларны кардан чистартуда катнашмый?
Акбашта эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыклары үзләре өчен дә, «теге егет өчен дә» эшләргә тиешме? Гадел түгел. Район башлыгы Аяз Шафигуллин әлеге мәсьәләне контрольгә алды.
Район башлыгы акбашлылар алдында чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә пай җирләре өчен исәп-хисап өлешчә башкарылачагын билгеләп үтте. Әмма киләсе елга "биреп җиткерелмәгән акча" кайтарылачак. Башлык моңа аңлап карарга чакырды. Шулай ук ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең игътибарын, ничек кенә булмасын, Татарстан Республикасы теге яки бу программа белән аларга ярдәм итүенә юнәлтте.
Традиция буенча җыен җирлек активистларын бүләкләү белән тәмамланды.