21 декабрьдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

21 декабрьдә, Ютазы районы администрациясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе - юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Светлана Самонина алып барды. Көн тәртибенә безнең юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы берничә мөһим мәсьәлә чыгарылган иде.

Районда авария хәленә һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә анализ белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев чыгыш ясады. Агымдагы елның 11 аенда безнең район территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3460 очрагы ачыкланган, юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 кеше һәлак булган. Шул ук вакытта балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Иң еш теркәлә торган һәлакәтләр - бәрелешү, җәяүлене бәрдерү, әйләнү. 85 автомобиль йөртүче исерек хәлдә тоткарланган. Һәлакәтләрнең нәтиҗәсе җитди — һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар.

Марс Гәрәев үз чыгышында ЮХИДИ бүлегенең район газетасы белән тыгыз элемтәдә эшләвен, инспекция юл-транспорт һәлакәтләре, профилактик чаралар турында оператив мәгълүмат биреп, әлеге хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын билгеләп үтте.

Кышкы чорда җирле әһәмияттәге юлларны карап тоту турында комиссия әгъзаларына «Төзекләндерү» МБУ җитәкчесе И.Камалетдинов җиткерде. Илшат Римат улы билгеләп үткәнчә, көчле кар яву вакытында оешма карамагында булган барлык юлларны оператив чистарту өчен махсус техника җитми, беренче чиратта, барлык көчләр автомобиль юллары, урамнар участокларын чистартуга юнәлтелә, ә аннары башка участокларга күчелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International