Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2021 елның 23 декабренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25..-30° градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Салкын тидермәс өчен, урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының урамда озак булуына юл куймаска һәм ерак араларга барудан тыелырга кирәк.
Туңу куркынычының төп факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь куллану, шулай ук хәлсезлек һәм арыганлык. Өшемәс өчен күп катлы киенегез - һава арасы җылы тота, табан астына җылы олтыраклар салыгыз һәм йон оекбашлар киегез – алар дым сеңдерә, аяклар корыда кала, салкынга җылы бияләйләрдән, баш киемнәреннән һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр зарур.
Көчле салкында еракка бармау һәм сәфәрләр кылмау яхшырак. Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт барлыкка килгән төзексезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга - сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй запасы алырга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга кирәк.