Бу хакта район җитәкчелеге һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында узган халык җыенында җирлек башлыгы Рамил Вәлиев хәбәр итте.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә очрашу Кече Урыссу мәдәният йортында узды. Гадәттәгечә, авыл җирлеге башлыгы, узып баручы елда үзара салым буенча башкарылган эшләр турында хисап тотып, киләсе елга планнар белән дә таныштырды. Ә залга җыелган Ташкичү халкы үзара салым суммасын да, чараларның төп юнәлешен дә бертавыштан хупладылар. Күпчелек тавыш белән обелиск территориясен төзекләндерергә булдылар.
Соңыннан район башлыгы районның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә тукталды, залдагы сорауларга җавап бирде һәм активистларга һәм җирлекнең иң яхшы хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды.