Үзәк балалар китапханәсендә «Сказки там и сказки тут в гости нас сегодня ждут» дип исемләнгән әдәби уен узды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

22 декабрь көнне үзәк балалар китапханәсендә Урыссудагы 1 нче санлы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Сказки там и сказки тут в гости нас сегодня ждут» дип  исемләнгән әдәби уен үткәрелде. 

Китапханә мөдире Светлана Кунафина яшь китап укучыларга яраткан китап сәхифәләре буйлап сәяхәт кылырга һәм яраткан геройларында кунакта булырга тәкъдим итте, балаларны «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштырды. Чарада катнашучылар ике командага бүленде һәм «Разминка», «Әкият белгечләре», «Әкиятләр», «Гәҗәеп үзгәрешләр», «Әкият герое исемен тулыландыр» станцияләре буенча биремнәр үтәделәр, «Мимика һәм ишарәләр театры»нда бер катнашучы әкият героен импровизацияләде, ә команда аларның нинди әкияттән булуын тапты. Балалар рәхәтләнеп "Әкияти" кроссвордын чиштеләр. әкиятләр һәм геройларның исемнәре буталган «Әкияти чуалыш» турында хаталар төзәтелде.

Яшь укучыларыбыз илебез һәм чит ил язучыларының әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International