Аларның күпчелегенә быел 65 яшь тулган. Шуңа күрә мәктәпнең элекке укучылары өчен бу икеләтә бәйрәм булды. Сүз уңаеннан, чыгарылышчыларның кайберләре бер-берсе белән чыгарылыш кичәсеннән соң 50 ел узгач очрашты. Чәчләренә көмеш төшкән чыгарылышчылар, аларның берсе – элекке район башлыгы Роберт Хәйруллин иде, хатирәләре, тәэссоратлары белән уртаклашты, мәктәп белән танышты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Хәйруллин әлеге юбилей датасы уңаеннан мәктәпкә савыт-саба югыч һәм су җылыткыч бүләк итте, ашханәне ремонтлау өчен акча бирде.