Әбсәләм авыл җирлегендә узган җыенда Яшьләр урамындагы күп фатирлы йортларның берсендә канализация системасын даими рәвештә “тыгылудан” арындыру мәсьәләсе көн кадагындагы мәсьәлә булды.
«Урыссу-Водоканал» хезмәткәрләре дә, йортта яшәүчеләр дә даими рәвештә чистартып тору зарурлыгыннан арыган. Предприятие директоры билгеләп үткәнчә, әлеге линиядә йортлар башта ук тайпылыш белән төзелгән.
- Җәйгә шамбо төзүгә керешергә туры киләчәк, - дип билгеләп үтте ул. – Монда гаеп эш юк, чөнки күп кенә авыл җирлекләрендә ике катлы йортларның канализация системасы автоном.
Җыен үзара салым мәсьәләсенә багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, республиканың үз муниципалитетларына ярдәм итүче авыл халкын финанслауда катнашуы - дүрткә бер. Шул ук вакытта шәһәр җирлекләрендә –өчкә - бер, ә зур шәһәрләрдә – аннан да кимрәк. Шуңа күрә, дип ассызыклады район башлыгы Аяз Шәфигуллин, үзара салым программасында катнашырга кирәк. Программа гамәлдә булган чорда безнең районда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләр һәм киләсе елга бурычлар турында мәгълүматын тыңлаганнан соң, әбсәләмлеләр үзара салым суммасы һәм билгеләнгән эш фронты өчен тавыш бирделәр.
Традиция буенча, җыен активистларны бүләкләү белән тәмамланды.