Пенсия һәм социаль түләүләр бирү графигы расланды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, яңа ел бәйрәмнәре вакытында пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне вакытында түләүне тәэмин итү максатыннан, пенсияләрне һәм социаль түләүләрне китерү графигы расланган.

Кредит учреждениеләре аша пенсия алучы пенсионерларга (банк картасы хисабына яки кертем буенча счетка) гыйнвар ае өчен түләүләр элеккечә график буенча, ягъни 2022 елның гыйнварында күчереләчәк.

 

​Пенсия алучыларга почта элемтәсе бүлекләре аша түләүләр почта бүлекчәләре тарафыннан төзелгән пенсияләрне китерү графигы нигезендә башкарылачак.

 

Гыйнвар аенда элемтә бүлекләре 3 гыйнвардан эшли башлаячак, шуңа күрә гыйнвар пенсияләре илтеп җиткерүнең гадәти графигы буенча – 3 гыйнвардан (һәр почта бүлегенең эш режимын исәпкә алып) түләнә. Кирәк булган очракта, илтеп тапшыру датасын үз почта бүлекчәсендә ачыкларга мөмкин.

 

➡ Декабрь ае өчен 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга һәм 12 атнага кадәр медицина учреждениеләренә учетка баскан йөкле хатын-кызларга декабрь ае өчен түләүләр 29 декабрьдә башкарылачак.

 

➡ Гыйнвар аенда ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр бәйрәм ялларыннан соң күчереләчәк.

 

https://vk.com/pfr_rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International