Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

 

Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында 2021 елның 24 декабренә консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 24 декабрьдә төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25˚..-32˚ ка кадәр төшүе көтелә (Казанда түбән урыннарда – 30 градуска кадәр).

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Салкын тидермәс өчен, урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының урамда озак булуына юл куймаска һәм ерак араларга барудан тыелырга кирәк.

Туңу куркынычының төп факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь куллану, шулай ук хәлсезлек һәм арыганлык. Өшемәс өчен күп катлы киенегез - һава арасы җылы тота, табан астына җылы олтыраклар салыгыз һәм йон оекбашлар киегез – алар дым сеңдерә, аяклар корыда кала, салкынга җылы бияләйләрдән, баш киемнәреннән һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр зарур.

 

Көчле салкында еракка бармау һәм сәфәрләр кылмау яхшырак. Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт барлыкка килгән төзексезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга - сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй запасы алырга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International