Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Яңарыш» клубы әгъзалары өчен «Яңа ел челтәре» дип исемләнгән Яңа ел алды очрашуы уздырды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Яңарыш» клубы әгъзалары өчен «Яңа ел челтәре» дип исемләнгән Яңа ел алды очрашуы уздырды. Чарада катнашучылар Яңа елны бәйрәм итү тарихы, Яңа елны өстәл артында каршы алу традициясе, Яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы турында белделәр. Аннан соң хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчеләре Гөлшат Ризванова һәм Рузилә Гәрәева "Кәнфитне кем ашады?» , "Яңа ел подиумы”, “Гирлянданы җый”, “Кыш бабай капчыгы», “Кышкы табышмаклар” дип аталган мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр уздырдылар, шулай ук чарада катнашучылар “Бүре һәм Кар кызы” дип аталган Яңа ел экспромтында катнаштылар.

Чара ахырында бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International