“Ютазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” МБУ китапханәләренең уңышлары турында мәгълүмат

2021 елның 24 декабре, җомга

2021 елда район китапханәләре грантлар бирү буенча конкурсларда катнашты, тырышлык нәтиҗәсез узмады.

 

Акбаш авыл китапханәсе Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алуга конкурста катнашты. Анда Акбаш авылы китапханәсе 100 мең сум отты.

 

Үзәк китапханә муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иң яхшы проектларына ярдәм итү өчен 300 000 сум күләмендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды.

 

Ютазы авыл китапханәсе «Татнефть» ПАҖнең «Мәдәният учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итү»  конкурсында «Киләчәк китапханәсе» номинациясендә 5 000 000 сум күләмендә грант алып, җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International