Иске Урыссу урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Квест» командалы уен формасында юл хәрәкәте иминлеге буенча класстан тыш чара узды

2021 елның 24 декабре, җомга

23 декабрь көнне Иске Урыссу урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Квест» командалы уен формасында юл хәрәкәте иминлеге буенча класстан тыш чара үткәрелде. Чарага «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек начальнигы Игнатьева Р.И. һәм ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Җанназаров Р.М. чакырылган иде. Укучылар беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, юл йөрү кагыйдәләре буенча тестлар чиштеләр, велосипедның алгы тәгәрмәчләрен җыю һәм сүтү буенча техник күнекмәләрен күрсәттеләр. Чарада шулай ук цифрлы технологияләр: Qr-кодларны расшифровкалау, «ПДД» (Quizizz) онлайн-уены кулланылды.

Соңыннан йомгак ясалды, җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Игнатьева Р.И. мәктәпкә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

https://vk.com/public133612977

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International