Кичә Казанда «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVI съезды булды. Съездда эш йомгакларын ясадылар һәм киләсе елга дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән бергәләп хәл итү өчен мөһим бурычларны билгеләделәр. Съездда район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә Ютазы районы делегациясе дә катнашты.
Делегация составына район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары керде, калганнары съезд эшенә ВКС режимында кушылдылар.