Ютазы мәдәният йортының иҗат коллективы «Каләм» мультипликация студиясе проектында 500 000 сумлык грант отты

2021 елның 24 декабре, җомга

Агымдагы елның 13 сентябреннән 13 октябренә кадәр, ТР Министрлар Кабинетының «2021 елга Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары һәм аларны бирү тәртибе турында» гы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантлар алуга конкурс үткәрде.

 

«Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендәге иң яхшы мультимедиа (анимация) проекты» юнәлешендә Ютазы мәдәният йортының иҗат коллективы «Каләм» мультипликация студиясе проекты белән 500 000 сумлык грант отты.

 

Бүген безнең коллективыбыз безнең студиядә рәсем ясарга, мультфильмнарны монтажларга һәм яңгыратырга теләүче малайлар һәм кызлар җыю буенча эш алып бара. Алар рәсемнәр ясыйлар, үзләре уйлап тапкан мультфильмнарга режиссерлык итәләр. Кыскасы, чын мультипликаторлар булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International