Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә халык җыены

2021 елның 24 декабре, җомга

Бәйрәкәтамак авыл җирлеге: халык җыены вакытында җирлек халкы үзара салым программасын кабул итте, җирлек башлыгы Фларис Әхмәтов тәкъдим иткән сумма өчен тавыш бирделәр.

 

2021 елда үзара салым буенча башкарылган эшләр турындагы хисапны тыңлаганнан соң, җыенда катнашучылар 2022 елда билгеләнгән бурычлар өчен тавыш бирделәр. Бу - зиратны төзекләндерү, иске агачларны кисү һәм җирлек арасындагы юлларны кышкы һәм җәйге чорда тиешле дәрәҗәдә тоту.

 

Җыенда катнашучылар Бәйрәкәтамак авылында туып-үскән, Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәриповка бюст кую, Бәйрәкәтамак авылының кайбер урамнарында су белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау, Бәйрәкәтамак мәдәният йорты территориясендә видеокүзәтү камералары урнаштыру, җомга көннәрендә азан әйтүне кертү мәсьәләләрен күтәрделәр, шулай ук газүткәргеч линиясенә куркыныч тудырган иске агачлары булган ташландык йортларга игътибар итүне сорадылар.

 

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм тиешле хезмәтләр вәкилләре биргән барлык җавапларны зал тулысынча канәгатьләндерде.

 

Очрашу җирлек активистларын бүләкләү белән тәмамланды.

 

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International