Һава температурасы түбән булганда уку дәресләрен туктатып тору яки аларны үткәрү формаларын үзгәртү турында тәкъдимнәр

2021 елның 24 декабре, җомга

Игътибар итегез, Россия Федерациясенең баш санитар табибы тарафыннан расланган санитар-эпидемиологик таләпләрдә балалар мәктәпкә йөрмәскә мөмкин булган түбән температура күрсәткечләре билгеләнмәгән, бары тик бүлмәләрдә рөхсәт ителгән һава температурасы гына билгеләнгән, ул йокы бүлмәләрендә +18°С, спорт залларында +17 С, душ бүлмәләрендә +25 С С тәшкил итә. Ашханәләрдә, мәдәни-массакүләм билгеләнештәге биналарда һәм дәресләр өчен бүлмәләрдә температура +18°тан да ким булмаска тиеш.

 

Шуның белән бергә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы түбән булганда авыл мәктәпләрендә дәресләр үткәрү формасын үзгәртергә тәкъдим итә: башлангыч сыйныфларда – 23 градус, 5-9 сыйныфларда – минус 25, 10-11 сыйныфларда – минус 30 градус салкын булганда.

 

Шәһәр мәктәпләрендә дәресләр – 1-4 сыйныфларда – минус 25 градус булганда, 5-9 сыйныфларда – минус 27 градус булганда, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында минус 32 градустан түбән булганда туктатылырга яки башка формада үткәрелергә мөмкин.

 

Шул ук вакытта һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда, министрлык балаларны мәктәп автобуслары белән йөртмәскә һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.

 

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, ата-аналар, әлеге температура күрсәткечләре булганда, балаларның мәктәпкә барулары турында карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итәләр. Шул ук вакытта ата-аналар сыйныф җитәкчесен баланың мәктәпкә бармаячагы турында кисәтергә тиеш.

 

Урамда һава температурасы түбән булуга карамастан, мәктәпкә килгән һәркем өчен уку процессы дәресләр расписаниесе нигезендә оештырылырга тиеш.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International