Ютазы районы сәламәтлек саклау учреждениесенең матди-техник базасын ныгыту дәвам итә

2021 елның 24 декабре, җомга

Агымдагы атнада “Россия сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү” милли проекты кысасында Урыссу үзәк район хастаханәсенең ЭКГ кабинетына 562 мең сумлык өр-яңа холтер кайтты. Әлеге аппарат көндәлек шартларда пациентның тәүлек буе кан басымын күзәтергә һәм шуның нәтиҗәсендә йөрәк-кан тамыры системасында була торган аз гына үзгәрешләрне дә ачыкларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International