2021 елның 25 декабренә
2021 елның 24 декабрендә 18 сәгатьтән 25 декабре 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым-төшемсез. Көндез кар, урыны белән буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төнлә секундына 6-11 метр; иртән һәм көндез 9-14 метр, урыны белән 17-22 метр, көннең икенче яртысында һәм кич белән аерым районнарда секундына 26 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -19..-21 градус, аязган вакытта -22..-27˚. Көндез максималь һава температурасы -9..-14˚. Юлларда бозлавык.
Хөрмәтле Урыссу поселогы халкы! Игътибар итүегезне сорыйбыз!
24 декабрь 2021 ел., җомга
2021 елның 27 декабренә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Урыссу шт поселогының Урыссу, Чкалов, Пушкин, Гоголь, Шәрипов, Октябрь, Яр, Маяковский, Тукай урамнарында электр энергиясен өзеп торачаклар.
Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе
24 декабрь 2021 ел., җомга
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 25 декабрендә - көндез, 2021 елның 26 декабрендә - төнлә шторм кисәтүе
2021 елның 25 декабрендә көндез, 26 декабрендә - төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Шулай ук 500 метрга һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек
начараю белән буран, көчле кар, юлларда кар көртләре көтелә.