Үзара салым мәсьәләсенә багышланган җыенны Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев ачып җибәрде

2021 елның 24 декабре, җомга

Җирлек халкы үзара салым программасын хуплады һәм тәкъдим ителгән салым суммасы өчен тавыш бирде.

 

Җирлек башлыгы таныштырган башкарылган эшләр - күз алдында. Һәм хәл ителәсе сораулар да шактый. Беренче чиратта, Иске Каразиректә Горький урамы буенча асфальт түшәү, аны ремонтлау соравы инде күптән «өлгергән», зират эчендәге иске агачларны кисү дә таләп ителә.

 

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре җыенда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Иске Каразиректә Тукай урамында яшәүчеләр фикеренчә, торба үткәргечтән газ чыгу, шулай ук авыл урамнарының берсендә иске агачның газүткәргеч линиясенә аву куркынычы да бар. Район башлыгы җыеннан соң тиешле хезмәтләргә әлеге мәсьәләнең асылы белән танышу һәм дөрес карар кабул итү өчен билгеләнгән нокталарны карарга кушты.

 

Район башлыгы кыскача гына районда тормышка ашырылган төп программаларга тукталды, авыл хуҗалыгы өчен елның авыр булуын ассызыклады. Аномаль җәй, һава температурасы 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда югарырак булды һәм бу икмәк уңышына да, терлекләрнең продуктлылыгына да, азык базасына да йогынты ясаган. Район һәм республика җитәкчелегенең бурычы-мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу, авыл хуҗалыгы җитештерүенең кимүенә юл куймау. Шуңа күрә республика аграрийларга ярдәм күрсәтергә тырыша.

 

Соңыннан район башлыгы җирлек активистларына юбилей медальләре тапшырды.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International