Күрше Октябрьский шәһәрендә 25 декабрьдә «Спарта» балалар самбо лигасының Кыш бабай Кубогына өченче этабы узды.
Безнең самбочылар 250 катнашучы арасында көч сынаштылар. Келәмдә көчле көрәш барды. Әмма ютазылылар чираттагы тапкыр үзләрен лаеклы күрсәтә алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең яшь самбочы кызларыбыз Алсу һәм Мәликә малайлар белән дә көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Хәйдәр Гайнетдинов - алтын, Сәид Ярков – көмеш медальгә лаек булды, ә Егор Матвеевка, Алсу Авзаловага һәм Мәликә Гайнетдиновага бронза медальләр тапшырылды.
Афәрин, самбочылар!