“Ансель Вафауллин” КФХ базасында 2021 елда терлекчелек тармагы йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Киңәшмә эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты.

Аграрийлар хуҗалыкның терлекчелек биналарында булдылар, Ансель Вафауллин хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды, тармак буенча хезмәттәшләренә эш тәҗрибәсен сөйләп ишеттерде. Бу коллектив район авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында җитештерү күрсәткечләре буенча да, хезмәтне оештыру буенча да, производствога яңа технологияләр кертү буенча да флагман. Әлеге хуҗалыкта савым сыерлары продуктлылыгы турында сөйләсәк, А.Вафауллин, диелде киңәшмәдә, революцион алга китеш ясаган. Аның эш алымнары - уйланылган, практикада сыналган һәм фәнни нигезләнгән. Шуңа күрә Ютазы районы терлекчеләренең үз агроакадемиясе бар - укы, тәҗрибә тупла һәм шундый ук күрсәткечләргә омтыл!

Исегезгә төшерәбез, "А.Вафауллин" крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыердан уртача тәүлегенә 25 кг сөт савалар. Шул ук вакытта 361 баш савым сыеры арасында 30-40 кг сөт бирүче стахановчы-сөтлебикәләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International