Балалар өчен Яңа ел бәйрәме - әкиятләр һәм могҗизалар чоры

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар кызы килүен һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтәләр.

 

Ә Ютазы районы балалары һәм аларның әти-әниләре өчен кунакчыл балалар иҗаты үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды. Әлеге чарада Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Самонина Светлана Петровна да катнашты, ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Әкият геройлары ролендә Балалар иҗат үзәге педагоглары чыгыш ясады. Балалар рәхәтләнеп әкият карадылар. Аның сюжеты буенча Кыш бабайның капчыгын Убырлы Карчык урлый. Шулай итеп Убырлының комачау итүләре башлана. Тик әкияттә кабул ителгәнчә яхшылык тантана итә. Тамаша ахырында һәр бала Кыш Бабай һәм Кар Кызы кулыннан бүләк алды. Бүләкләр турында Ютазы муниципаль районы хакимияте башлыгы кайгырткан. Яңа ел бәйрәме балаларга бик ошады, шатлык, күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International