Бу хакта бүлек һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин хәбәр итте.
Ул, аерым алганда, пандемия белән дә, җәйге чорда уңай булмаган һава шартлары белән дә бәйле елның үзенчәлекләренә игътибар итте. Ял көннәре бураннары күрсәткәнчә, кыш шулай ук район җитәкчелеге һәм тормыш тәэмин итү хезмәте мобильлеген дә җитди сыный. Кар яву һәм көчле җил электр белән тәэмин итү системасы сафтан чыгуга китерде, районның күп кенә торак пунктларын токсыз калдырды.
- Әмма һава торышындагы уңайсызлыкларны аңлап, сабыр итеп кабул иткән халыкка тиешле бәяне бирергә кирәк, - диде Аяз Шәфигуллин, тиешле хезмәтләргә көйле эш алып барганнары һәм авария хәленең сәбәпләрен оператив рәвештә бетергәннәре өчен рәхмәт белдереп.
Бәйрәкәтамак авыл җирлеге эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Фларис Әхмәтов сөйләде, ул җирлектәге торак пунктларны төзекләндерүгә зур өлеш кертүләрен һәм зур эш башкарылуын ассызыклады һәм район җитәкчелегенә эштә һәртөрле ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова, бүлек эшенә кыскача тукталып, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре арасында узган спартакиада нәтиҗәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, спартакиада волейбол, йөзү, мини-футбол һәм өстәл теннисы кебек спорт төрләрен үз эченә алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны - мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, икенче урынны - Урыссу үзәк район хастаханәсе һәм өченче урынны «ВОЛМА – Әпсәләм» предприятиесе алды.
«Пушкин картасы» проекты буенча яшьләрнең һәм белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыруда зур мобильлек күрсәткән мәдәният бүлеге дә саллы эш башкарган. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект 1 сентябрьдән эшли. «Пушкин картасы»ның максаты - 14-22 яшьлекләрне, алар бушлай йөрерлек итеп, мәдәни чаралар оештыру, аларны дәүләт хисабына мәдәнияткә һәм сәнгатькә җәлеп итү.
Район шулай ук төрле грант программаларында актив катнашты, теге яки бу тармакка өстәмә финанс ресурслары җәлеп итә алды. Шулай итеп, грант акчасына якын киләчәктә район мәдәният йорты мәйданын ремонтлау планлаштырыла.
Киңәшмә барышында бүгенге көннең башка сораулары - вакцинация, ковид белән вәзгыять, Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә тиешле хезмәтләрнең мобильлеге кебек актуаль мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар.
Ахырда район башлыгы бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренә узып баручы елның катлаулы чорларында конструктив эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, киләсе ел да гади һәм алдан фаразланган булырга охшамый.