Алар - иң яхшылар исәбендә

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре киңәшмәсендә төрле өлкәләрдәге хезмәт вазифаларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Бүләкләрне район башлыгы Аяз Шәфигуллин тапшырды.

 

Намуслы хезмәте, профессионализмы, Татарстан Республикасының төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Татарстанның мактаулы төзүчесе» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

 

- Хафизов Әмирҗан Әхтәм улы, «РАМИНВЕСТ-М» ҖЧҖ бүлекчәсе җитәкчесе;

 

- Хафизов Салават Әхтәм улы, «РАМИНВЕСТ-М» ҖЧҖ бригадиры.

 

Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы йомгаклары буенча муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешендә ирешкән нәтиҗәләре өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе дипломы белән бүләкләнде:

- Бәйрәкәтамак авыл җирлеге (җирлек башлыгы - Әхмәтов Фларис Варис улы).

 

Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мактау грамотасы белән бүләкләнде:

- Латыйпов Ренат Тимерҗан улы, 2805 нче УСК рәисе урынбасары.

 

Аерым казанышлары һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале белән бүләкләнделәр:

- Әхмәтова Минзилә Зәки кызы, «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ Үзәк лабораториясенең 4 разрядлы химия анализы лаборанты;

- Вафауллин Роберт Әнәл улы, «Олимп» спорт мәктәбенең гер спорты буенча тренеры;

- Галиев Рәмис Насыйх улы, «Уңыш» ҖЧҖ баш инженеры;

- Гыйздетдинов Таһир Вагыйз улы, «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча тренеры;

- Җәләева Алинә Сирень кызы, Ютазы муниципаль районы Казначылык департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе;

- Мәхмүтов Азат Мөкатдис улы, Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы;

 

- Могыйнов Илдус Мөгалләм улы, «Урыссу РҮХ» ДАССОның табиб-ветераны;

 

- Нәфыйков Рим Әнүр улы, “Район мәдәният йорты” тавыш операторы;

 

- Низамова Гөлирә Гайнетдин кызы “Урыссу РҮХ” ДАССОның гомуми практика табибы;

 

- Сәлимгәрәев Әнвәр Тимер улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча полиция бүлеге ветераны;

 

- Ситдыйков Ринат Наил улы, директор, «Олимп» спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры;

 

- Хисамова Сәфилә Әкъсән кызы, «Урыссу РҮХ” ДАССОның УЗИ ультратавыш диагностикасы табибы;

 

- Чесноков Владислав Станиславович, “Район мәдәният йорты”  МБУның «Монсар» халык коллективы операторы;

 

- Шәфигуллин Гаяз Гали улы, “Транспорт” ҖЧҖ директоры;

 

- Яшин Александр Иванович, «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ ремонт-механика цехының 5 разрядлы слесарь-ремонтчысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International