Шәхси эшкуарлар тарафыннан иминият взносларын түләү тәртибе һәм сроклары турында

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Әгәр гражданин үзе эшләргә дигән карар кабул иткән һәм шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгән икән, ул мәҗбүри рәвештә иминият взнослары түләүче була.

 

Иминият взносларын шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм әгъзалары, адвокатлар, нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, бәяләүчеләр һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар түли. Иминият взнослары түләүче бер үк вакытта ике категориягә – үзе өчен иминият взносларын түләүче шәхси эшмәкәр һәм үз хезмәткәрләре өчен взнослар түләүче эш бирүче булса, ул һәр нигез буенча иминият взносларын исәпли һәм түли.

 

Шул ук вакытта иминият взнослары салым салу системасына, эшкуарлык эшчәнлеге төренә һәм керемнәрнең булу-булмауга бәйсез рәвештә түләнергә тиеш. Түләү вакытын үз теләгең белән сайларга мөмкин – йә бер тапкыр, йә ел дәвамында берничә тапкыр түләү белән, әмма агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча, түләү мәҗбүри.

 

Шулай итеп, агымдагы ел ахырына кадәр ялланган хезмәткәрләре булмаган барлык эшмәкәрләргә беркетелгән күләмдә 40 874 сум күләмендә иминият взнослары түләргә кирәк булачак, аларның 32 448 сумы - пенсия взносы һәм 8 426 сумы - медицина иминиятенә кертемнәр. 2021 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителү сәбәпле, 2021 ел өчен иң чик түләү срогы 2022 елның 10 гыйнварына күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International