Балалар өчен һәр Яңа ел бәйрәме - тылсымлы әкият. Урыссуның 1 санлы мәктәбендә Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар Кызы белән искиткеч бәйрәм үткәрелде. Әлбәттә, Убырлы Карчык шуклыкларыннан башка да узмады, әмма яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүен барысы да белә. Балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән әйләнделәр, җырлар җырладылар һәм Яңа 2022 елны күзләрендә бәхет һәм йөзләрендәге елмаюлар белән каршы алырга әзерләнделәр. Нәкъ менә Яңа елда һәркем могҗизага ышана һәм үзен бераз тылсымчы итеп тоя ала.
Яңа ел бәйрәме уңаеннан малайларга һәм кызларга искиткеч бүләкләр тапшырганнары өчен Ютазы районы башлыгы Шәфигуллин Аяз Әдип улына олы рәхмәтебезне белдерәбез! Шулай ук, Кыш бабай капчыгындагы татлы күчтәнәчләр өчен - шәхси эшмәкәр Смоленцев Андрей Ивановичка һәм Яңа ел иртәләрен үткәрүгә аппаратура белән тәэмин иткән "Энергетик" мәдәният йорты директоры Абдурахманов Рөстәм Рамил улына рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең игелекле һәм ярдәмчел йөрәкләрегез хәйрия хезмәттәшлегендә алга таба да мактауга лаек үрнәк булыр дип ышанабыз!