Акция онлайн-флешмоб форматында уза, анда һәркем Яңа елны бәйрәм итү белән бәйле рәсемнәр, картиналар, язмалар, Яңа ел бизәкләре (“мишура”, “гирляндалар”, чыршы уенчыклары һ.б.) белән тәрәзләрне бизи ала. Тәрәзәләрне бизәгәннән соң, фотога төшерергә һәм социаль челтәрләрдә #Новогодниеокна хештегы белән урнаштырырга кирәк булачак, Яңа ел гаилә традицияләре, балачак истәлекләре һәм башка тематик текстлар белән “озату” мөһим.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Иң мөһиме - эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеген исәпкә алып, процесска иҗади якын килү.
Кушылыгыз