Агымдагы елда «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатында грантлар конкурсы игълан ителде. Ул дүрт тармакны - сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм инфраструктураны үз эченә алды. Аерым алганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә грантлар программасы халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту, матди-техник базаны ныгыту, төзелеш, табибларны хуплауны күздә тотты.
Урыссу үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге грантлар программасында катнашу турында катгый карар кабул итте һәм барлык мөмкин юнәлешләр буенча җиңүгә дәгъва итүче проектлар эксперт комиссиясенә җибәрелде. Ниһаять, 2021 ел тәмамланырга берничә көн кала безгә күңелле хәбәр килеп иреште: Урыссу үзәк район хастаханәсенең ике проекты «Татнефть» җәмгыятенең грантлары конкурсында җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Бу җиңү безнең хастаханәне яңа медицина җиһазлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Урыссу үзәк район хастаханәсе откан икенче грант - «21 гасыр табибы» проекты.
Димәк, яңа 2022 елда безне яңа бурычлар, яңа казанышлар көтә!