Торак йорт «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында тергезелгән.
Әлеге торак найм буенча төзелгән. Яңа йорттан ачкычларны «Уңыш» ҖЧҖ икътисадчысы Эльвира Шәфыйкова алды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм «Уңыш» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Әхмәдиев тантана сәбәпчесенә җылы котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Алар күңелле миссия башкардылар – тантана символикасы - ал тасманы кистеләр.