Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының опека һәм попечительлек секторы, Бөгелмә шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү үзәге белән берлектә, 2021 елның 22 декабрендә Урыссуның 1 санлы мәктәбе базасында «Игътибар фокусында: ата-ана, бала һәм закон» темасына семинар үткәрделәр. Семинарда 22 гаилә катнашты. Ата-ананы алмаштыручы гаиләләр хокукый һәм психологик белемнәр алу мөмкинлегенә ия булдылар. Гамәли юнәлешле семинар дустанә шартларда үтте.