Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының опека һәм попечительлек секторы Ютазы муниципаль районының Балалар иҗат үзәге белән берлектә 2021 елның 23 декабрендә районның тәрбиягә бала алган гаиләләрендә тәрбияләнүче ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен Яңа ел тамашасы үткәрделәр. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Самонина Светлана Петровна котлады һәм балаларга татлы бүләкләр тартатты. Балалар иҗат үзәге артистлары балаларны матур чыгышлары һәм күңелле уеннар белән сөендерделәр.