Сәләтле балалар өчен район башлыгы Чыршы бәйрәмендә

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Яңа ел утлары җемелдәве астында иң тырыш, кызыксынучан һәм китаплар сөюче мәктәп укучылары өчен бүләкләр белән капчыклар өелеп тора иде.

 

Күп тә үтмәс аларга  төрле өлкәләрдә идарә итүне ышанып тапшырырга мөмкин булыр. Ә әлегә алар тырышып укый, яхшы һава торышына сөенә, кышкы уеннарда һәм ярышларда зур теләк белән катнаша. Әлегә алар бүләкләр һәм саф һавада ял итү мөмкинлегенә, районда танылган артистларның дәртле җырларына куанучы малайлар һәм кызлар. Алар белем алу өчен күп һәм нәтиҗәле эшләүче мәктәп укучылары. Алар бер нәрсәне аңлагандыр: белем алу – инә белән кое казу булса да, җимеше - татлы.

Район башлыгы А. М. Шәфигуллинның котлау чыгышында да шундый ук  фикерләр кызыл җеп булып сузылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International