Урыссу үзәк район хастаханәсе территориясендә чаналар һәм балалар бәйрәме узды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Баш табиб Светлана Шакирова хезмәттәшләрен һәм чара кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итте. Ә кунаклар гади түгел иде. Алар “Кыш бабай янында очрашу” рәсем бәйгесендә катнашкан кечкенә, әмма сәләтле безнең дусларыюыз. Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел турында сурәт төшергән һәм балага күчтәнәч тапшырды.
Бәйрәм чарасының икенче өлеше дә бик кызык үтте. Анда Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасы, терапия, хирургия, балалар, стоматология бүлекләре, Ютазы табиблык амбулаториясе, авыл фельдшер-акушерлык пунктлары коллективлары бәйрәмчә бизәлгән чаналар бәйгесендә егермегә якын чана катнашты. Сүз дә юк, медицина хезмәткәрләренең фантазиясенә ак көнләшү белән карамыйча мөмкин түгел. Алар нәфис сүзгә һәм җырга да оста булып чыкты. Беркем дә бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International