Чарага концерт программасы, уеннар һәм күңелле дискотека әзерләнгән иде.
Барлык теләүчеләр Кыш Бабай, озын буйлы курчаклар Эт, Тычкан һәм яңа 2022 ел символы - Юлбарыс белән фотога төшә алды.
Зәмһәрир салкынга карамастан, барысы да күңел ачтылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Шулай ук мәдәният йорты мәйданында кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сәүдә оештырылган иде.