Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә ТАПАРТта терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләрнең сәламәтлеген торгызу өчен Ильясовның авторлык тренажерларын яңарту һәм әзерләү буенча эшләр башкарылды. Бу чаралар «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Н. Магановның Баулы районына визиты нәтиҗәләре буенча Беркетмәнең 6 нчы пунктын үтәү кысаларында оештырылды. Без якташыбыз белән горурланабыз, Марат Ильясов Ютазы авылында туып үскән. Аңа киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек телибез! Үз чиратыбызда, без аңа ярдәм итәчәкбез, дип белдерде район башлыгы Аяз Әдип улы. Якын арада бер тренажерны без чаңгычылар өчен сатып алачакбыз. Барлык тренажерлар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә, актив яшәү рәвеше алып баручылар һәм физик культура белән шөгыльләнүчеләр өчен дә җайлаштырылган.