Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнебай Миңнекәй улы Миңнекәев Яңа ел котлауларын кабул итте

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә, ветеранның өенә барып, Яңа ел бүләге тапшырды.

 

Әйтергә кирәк, чал чәчле ветеран, асылда, безнең район өчен уникум. Ул әле сугыш вакытында ук Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт иткән һәм язмыш ихтыяры белән, төзелә башлаган Урыссу поселогына юнәлтелгән. Миңнебай Миңнекәев ул елларда гамәлдә булган махсус комендатурада хезмәт иткән. Ә безнең поселокта халык дошманнары буларак  Урыссу ГРЭСын төзүгә юлланган кешеләр дә исән әле, алар булачак легендар станциягә нигез салганнар һәм шартлы рәвештә азат ителгәннәр сыйфатында көн саен махсус прокуратурада билгеләнеп үтәргә килгәннәр.

Язмышлар, кешеләр, очрашулар һәм... хәтер. Искә алырлык нәрсәләр күп җыелгандыр.

 

Роза Әхмәдиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International