Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 13 сентябреннән 13 октябренә кадәр, ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2021 елга Татарстан Республикасының телләр күптөрлелеген саклауга юнәлтелгән проектларны һәм чараларны тормышка ашыру өчен грантлары һәм аларны тапшыру тәртибе турында»гы карары нигезендә, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы грантлар алуга конкурс үткәрде. «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендәге иң яхшы мультимедиа (анимация) проекты» юнәлешендә Ютазы мәдәният йортының иҗат коллективы «Каләм» мультипликация студиясе проекты белән 500 000 сумлык грант отты.
Ютазы мәдәният йорты коллективы аппаратура монтажлады, каләмлеләрнең җитәкчесе беренче дәресне инде әзер студиядә үткәрде.
Хөрмәтле өлкәннәр, кадерле балалар! Безнең студиягә язылыгыз, укырга һәм иҗат итәргә килегез. Күңелле һәм мавыктыргыч булачак. Мультфильм иҗат итү процессын без үзебез алып барачакбыз бит.