"Ютазы" үзәк паркында "Яңа елны бергәләп – җыр-бию һәм юмор белән билгеләп үтик!" Яңа ел тамашасы узды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Балалар кебек сөенеп, Ютазы авылы халкы Кыш бабай белән Кар кызын каршы алды, алар ел хуҗасы - Юлбарыс белән атларда килделәр. Алар күңелле тамаша ярдәмендә кунакларның кич буе күңелен ачты.

Традиция буенча, барысы бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады һәм «В лесу родилась елочка» җырын башкарды. Район башлыгы Аяз Шафигуллин барысын да бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек теләде.

Кич буе тамашачылар бер урында тормады, кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер конкурсларда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International