2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Пенсия фонды татарстанлыларга элек социаль яклау һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы билгеләгән һәм түләгән түләүләрне, компенсацияләрне һәм пособиеләрне түләячәк

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Федераль законнарга кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, Россия Пенсия фондына хәзер Татарстан Республикасы буенча 18 меңнән артык түләү эше нигезендә төбәк социаль яклау һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башкара торган кайбер социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча яңа өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре йөкләнә.

 

Сүз россиялеләрнең биш категориясе өчен пособие, түләүләр, компенсацияләр турында бара:

 

балалары булган эшләмәүче гражданнарга;

радиация йогынтысына дучар ителгән затларга;

реабилитацияләнгән затларга;

медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалидларга (инвалид балаларга);

пенсия белән тәэмин итүне Россия Пенсия фонды башкарган хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына.

 

 

Әйтик, яңа елдан Пенсия фонды аша балалары булган гражданнар өчен түбәндәге пособиеләр билгеләнәчәк: 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча эшләмәүче гражданнарга айлык пособие; оешма бетүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек буенча пособие; бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие; баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие.

 

Тапшырыла торган чараларның тулы исемлеге белән Россия Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International