Хөрмәтле ютазылылар!

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Район җитәкчелеге, район Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбрикләүләремне кабул итегез!

Без 2022 ел бусагасында торабыз. Һәм бүген без узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз.

Һава шартлары уңай тормауга карамастан, җитәрлек уңыш җыеп алган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре аерым рәхмәт сүзләренә лаек.

Безнең иң зур кыйммәтебез – нинди милләт вәкилләре булуларына карамастан, безнең кешеләр, аларның бердәмлеге. Сез районыбызга һәм гомумән илебезгә армый-талмый хезмәт итәсез.

Хөрмәтле ютазылылар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сәламәтлек, имин тормыш телим. Яңа еллар котлы булсын!

Яңа ел белән сезне, дуслар!

Ютазы муниципаль районы башлыгы Шәфигуллин А. А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International