Бөек Ватан сугышы ветераны Мөкатдис Нәфыйков Яңа ел алдыннан бүләк кабул итте. Район җитәкчелеге исеменнән Мөкатдис Гали улына һәм аның гаиләсенә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлаулар һәм изге теләкләрен җиткерде.
Яңа Каразирек авылында туып-үскән Мөкәтдис Нәфыйков 17 яшьлек яшүсмер чагында армиягә алына. Бу 1944 нче ел була. Ветеранның хәрби үткәне, авылга әнисе һәм энеләре янына кайтырга мәҗбүр булу сәбәпле, тормышка ашмый калган хәрби карьерасы турында "Ютазы таңы" газетасында укыгыз.