Ютазы районының "Яңарыш" паркында "Яңа ел төне тылсымы" дигән Яңа ел концерты узды

2021 елның 31 декабре, җомга

Концерт-мюзикл сценарие «Иван Васильевич меняет профессию» кинофильмыннан иде.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин район халкын яңа 2022 ел белән котлады.

- Яңа ел өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә һәрвакыт игелек символы булды һәм шулай булып кала да. Узып баручы елда без бик күп игелекле һәм яхшы эшләр башкардык, эшегез өчен барыгызга да рәхмәт. Һичшиксез, кайгыртучанлык һәм игътибар безнең тормыш нормасына әйләнергә тиеш, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфигуллин.

Тамаша беркемне дә битараф калдырмады һәм искиткеч уен, матур костюмнар, дәртле биюләр һәм утлы шоу белән шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International