Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУдан килде:
2022 елның 2 гыйнварына метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 2 гыйнварында иртән, көндез һәм кич белән урыны белән көтелә:
-көчле кар; - төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин; -күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран; - юлларда кар көртләре.