Традиция буенча, иң көтеп алынган һәм иң әкияти бәйрәм алдыннан, Ютазы урта мәктәбендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары әзерләгән Яңа ел әкиятләре узды. Бу юлы балалар Золушка турында тылсымлы әкият күрсәттеләр. Искиткеч сценарий, Яңа ел декорацияләре, балаларның артистлык сәләтен, аларның эчкерсезлеге һәм ихлас уйнаулары сокландырды һәм балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә бәйрәм алды кәефе тудырды.