Беренче район башлыгы

2022 елның 3 гыйнвары, дүшәмбе

Казанда муниципаль берәмлекләр Советының XVI съездында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы районының хөрмәтле ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

 

1991 елның 19 июнендә Татарстан АССРның Ютазы районы халык депутатларының XXI съездында ул район Советы рәисе итеп сайлана. Шул көннән алып 1994 елның 19 декабренә кадәр Төхбәтуллин Ютазы районы хакимияте башлыгы булып тора. Ул җитәкчелек иткән елларда, яңа гына оешкан яшь районда ниләр эшләнде соң?

 

Беренче чиратта район үзәгендә хакимият бинасы төзелде. Соңыннан Урыссу поселогында Тукай урамындагы 60 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Прокуратура һәм суд биналары төзелеше башланды. 150 ятакка исәпләнгән хастаханә комплексы төзелеше һәм проект-техник документация эшләнде. Бәйрәкә, Бәйрәкәтамак, Көрәш-Бүләк, Иске һәм Яңа Каразирек, Ташкичү, Кече Урыссу, Какылы Күл һәм Димтамак авылларында газлаштыру төгәлләнә.

 

«Ютазы районының мактаулы гражданины» дигән мактаулы исем бирү турындагы нигезләмә үз көченә керә. Икътисади күрсәткечләр буенча район республикада дүртенче урынга чыга. Димтамак авылында балалар бакчасы һәм Урыссу поселогында 160 урынлык шундый ук мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырыла. Урыссу поселогында һәм Бәйрәкә авылында мәчет эшли башлый. Әбсәләм авылында асфальт-бетон заводы ачыла. Ютазы, Бәйрәкәтамак, Иске Урыссу, Подгорный, Көрәш-Бүләк, Керкәле, Алма-Ата, Салкын Чишмә, Ак-Чишмә, Еновка авыллары арасында юллар асфальтлана. Урыссу поселогында 1000 номерга автомат телефон станциясе (АТС) бинасы төзелә.

 

Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы Төхбәтуллинның район хакимияте башлыгы буларак эшчәнлеге тулаем дәүләт хакимияте системасын үзгәртеп кору чорына туры килә. Бу авыр вакыт була. Әмма Ютазы районы өчен бу-үзгәрешләр һәм мөстәкыйльлеккә өметләр тулы вакыт, бу аның үсешендә яңа борылыш чоры була. Беренче башлыкның эшен башка район башлыклары  дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International