Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 4 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

 

2022 елның 5 гыйнварына метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 5 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

 

- 500 метр һәм аннан да кимрәк күренүчәнлектә томан;

 

- төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -25..-30˚.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Салкында:

 

Салкын тидермәс өчен, урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак тотмаска һәм еракка барулардан тыелырга кирәк.

 

Өшү куркынычының төп факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек  һәм аручанлык. Күп катлы итеп киенегез - һава катламнары җылы тота, җылы олтыраклар куегыз һәм йон оекбашлар киегез – алар дым сеңдерә, аякларны коры тота, салкынга җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр зарур.

 

Көчле салкында еракка сәфәрләр кылмагыз. Суыкта автомобиль механизмнарында көйсезлекләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киемен, кайнар чәй запасын онытмаска, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булырга тиеш.

 

Автомобильдә начар күренүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 

Кинәт тормозга басулардан сакланырга кирәк: тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү мөһим. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International