Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Күл чиста булсын өчен
2013 елның 3 июне, дүшәмбе
Шимбә иртәсендә, ягъни 1 июньдә, интеллегенция вәкилләре, эшчеләр һәм район студентлары составындагы инициативалы төркем, коену сезонында иң популяр саналган Әбсәләм күле яр буйларын чистарттылар.
Төркемдә әлегә бик аз - 15 кеше генә санала. Әмма беренче адымнар инде ясалган. Әлеге компания алдынгысы, Иске Урыссу мәктәбе укытучысы Дания Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, бу территорияне тазарту идеясе күл буен төзекләндерү һәм коенучылар үзләре үк ыргытып калдырган чүп-чардан арыну максаты белән оештырылды.
- Кайбер акчалар да җыелды, районның төзелеш кибетләреннән берсе, шәхси эшмәкәр Хәбибуллин кадак, чүп капчыклары, эш бияләйләре белән тәэмин итте, - дип сөйли Нигъмәтуллина. – Район җитәкчелеге шулай ук бу территориядә пляж оештыру яклы булганга күрә безнең инициативаны күтәреп алды: сүз уңаенда ирекле катнашучылар арасында районның башкарма комитеты һәм Урыссу бистәсе вәкилләре дә бар. “Био-Транс” ҖЧҖ катнашында чүп контейнерлары урнаштыру күздә тотыла. Аннан чүпне полигонга алып чыгу эше дә җайга салыначак. Моннан тыш, ял итүчеләр өчен ябылма-гөмбәчекләр, бәдрәф урнаштыру да каралган, песок кертү һәм волейбол мәйданчыгы кую да планда бар. Су тирән булмаган җирдә балалар коену урыннарын билгеләү, яр буйларын грейдер белән тигезләү эшләре дә башкарылачак. Бер сүз белән, максат – чисталыкның үзе белән кешеләрдә ихтирамлык хисе тәрбияләү күздә тотыла, беренчедән – башкаларның хезмәтенә, икенчедән – үз-үзеңә. Төрле антисанитария янында беркемнең дә ял итәсе килмәс. Үз чиратында бу урында цивилизацияле ял итү урыны булмас дип кем әйтә ала. Шуны да искәртергә кирәк, без коену сезоны буена, киләчәктә дә монда чисталыкны сакларбыз һәм ышанабыз, ял итүчеләр безне күреп үзләре артыннан чүп-чарны җыештырып китәрләр.
Якшәмбе, 23 июньдә Әбсәләм күлендә су коену сезонын ачу планлаштырыла. Шуны уйлыйсың, ял итүчеләр мондагы чисталыкны күреп үзләре дә безгә ярдәм итәрләр. Изге эш җан азыгы дип әйтәләр бит. Әйтеп үтәргә кирәк, чисталык яратучы әлеге төркемгә бу көнне эш җитәрлек иде. Чыннан да, ни генә юк анда. Нәтиҗәдә шимбә өмәсендә барлыгы дүрт кубометр чүп җыеп чыгарылды.
Сүз уңаенда. Районның санитар хезмәте биргән мәгълүматларга караганда Әбсәләм күле – районның иң чиста сулыкларның берсе. Ул үзеннән үзе чистара ала. Әмма иң пычранучы күл дә – әлеге күл.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз